Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Торак йортлардагы барлык җылылык пунктлары автомат рәвештә һава торышын җайга салу һәм җылылык энергиясен куллану турындагы мәгълүматларны тәэмин итүчеләргә һәм идарәче оешмаларга, контрольлек итүче органнарга тапшыру системалары белән җиһазландырылган", – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсе барышында.

Җылылык энергиясен тапшыруны, бүлүне һәм аны куллануны тәэмин итүче җиһазлар дистанцион технологияләр принцибы буенча кеше катнашмыйча эшли, автомат режимда җылылык белән тәэмин итү системасының температура һәм гидравлик эш режимын саклау бара. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, бу күрсәткеч артында күп кенә предприятиеләрнең хезмәте тора: "Без бу планда алга киттек, коммуналь, җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның барлык җитәкчеләренә хөрмәт һәм мактау сүзләре. 100% торак фонды җылылыкны көйләү һәм исәпкә алу приборлары белән тәэмин ителгән. Без үзебез Чаллы шәһәрендә торак-коммуналь хуҗалык системасының техник яктан никадәр алга киткәнен һәрвакытта да аңламыйбыз. Соңгы елларда шактый күп эш башкарылды".

Җылыту сезонына әзерлек кысаларында шәһәрдә 10,7 пог км капиталь ремонтланган. Җылылык челтәрләре үткәргечләре, насос станцияләренең технологик җиһазлары һәм җылылык төеннәре. Яр Чаллыда шәһәр кулланучыларын кайнар су белән тәэмин итүнең ябык схемасына күчерү буенча эшләр тәмамланды. 2023 елда 14,2 пог км озынлыктагы җылылык челтәрләрен ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү планлаштырыла.

Дүшәмбе, 15 май 2023, 10:04