Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел саен бакча җәмгыятьләренә пассажирлар агымының артуы күзәтелә: 2021 елда 473 мең пассажир ташылган, шуларның 305 меңе ташламалы категориядә; 2022 елда 781 мең пассажир ташылган, шуларның 447 меңе ташламалы категориядә. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, майдан сентябрьгә кадәр 83 бакчачылык җәмгыятенә 39 маршрут буенча пассажирлар ташу башкарыла.

2005 елдан башлап, ел саен шәһәр бюджетында транспорт хезмәтләре өчен түләүне финанслау карала. Агымдагы елда ташучыларга транспорт эшенә түләү өчен 20 миллион сум акча бүлеп бирелә. Автобуслар расписание буенча йөри. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен 5 автобус төзәтү пункты каралган. Наил Мәһдиев автокалада халыкны ташуны оештыру мәсьәләсенә аңлатма бирде: "Бер генә шәһәр дә бакчачылык ширкәтләренә бушлай ташуны тәэмин итми. Һәм бу максатларга бүлеп бирелгән сумма арта. Узган ел 15 миллион акча бүлеп бирелде, быел 20 миллионга кадәр арттырылды. 2005 елдан Чаллы шәһәренең өлкән буыны кешеләренә ярдәм итү өчен җитди акча бүлеп бирәбез".
Дүшәмбе, 15 май 2023, 10:22