Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәр Марат Гаязовны гаиләсенең артуы белән котлады - бүген аның хатыны Светлана һәм кызы Алинаны балалар тудыру йортыннан чыгару тантанасы узды.
Гаязовлар гаиләсендә инде өч бала бар: София, Максим һәм Тимофей. Наил Мәһдиев барысын котлады һәм сәламәтлек теләде: "Бүген сезнең гаиләгездә генә түгел, зур күпмилләтле гаиләбездә дә яңа кеше туды. Яхшы традиция бар: безнең хәрбиләрне иң истәлекле һәм күңелле вакыйга – гаиләләрендә сабыйларының пәйда булуы белән котлау", – диде ул һәм туу турында таныклык, йөз мең сум акча тапшырды. Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин котлауларга кушылды һәм бүләкләр тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 май 2023, 17:26