Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия чираттагы утырышын уздырды. Көн тәртибендә педагогик кадрлар, шул исәптән полилингваль мохиттә эшләү өчен кадрлар әзерләү буенча актуаль мәсьәлә булды. Университет ректоры, Шәһәр Советы депутаты Әлфинур Галиакберова хезмәттәшләре өчен универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы буенча экскурсия үткәрде. Депутатлар югары уку йорты студентлары - технопарк лабораторияләре базасында укытучылар җитәкчелегендә булачак укытучылар гамәлгә ашыра торган проектлар белән таныштылар. Дупутатларга яңа предмет кабинетлары, шулай ук Д. И. Менделеев исемендәге Кванториум тәкъдим ителде. «Хәрби форма тарихы»күргәзмәсе буенча мини-экскурсия үткәрелде. Бу проектны тарих-география факультеты студентлары башлап җибәрә һәм Росмолодеждан үсешкә грант ярдәме ала.

Депутатлар күргәннәреннән шаккаттылар һәм педагогик кадрлар әзерләүдә университетның югары сыйфатын һәм профессиональлеген билгеләп үттеләр. Утырыш барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр иткәнчә, шәһәр мәгариф идарәсе университет белән берлектә педагогик кадрлар әзерләү буенча актив эш алып бара. Бүген югары уку йорты кураторлыгы астында шәһәрнең 15 мәктәбендә 25 профильле сыйныф эшли. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты белән берлектә педагогларны кирәкле белгечлекләр буенча яңадан әзерләү гамәлгә ашырыла. Ел саен 100дән артык педагог яңадан әзерләү курсларын үтә. Нәтиҗәдә, мәктәп кирәкле укытучы белән тәэмин ителә, ә педагог үзе өчен кызыклы белгечлек буенча эшләргә мөмкинлек ала. Моннан тыш, башлангыч сыйныф укытучыларына зур ихтыяҗны исәпкә алып, шәһәр мэры ярдәме белән бу уку елында университет каршындагы индустриаль-педагогик көллияттә дә төркем ачылды. Утырышка Яр Чаллы шәһәренең көллият директорлары да чакырылган иде, алар үз чиратында кадрлар дефициты бүгенге көндә урта һөнәри белем бирү системасында да күзәтелә, дип билгеләп үттеләр. Производствода укыту осталары җитми. Проблема чишелә. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты булачак производствода укыту осталарын һәм махсус дисциплиналар укытучыларын укыту мөмкинлеге бирә торган «Технология» белем бирү программасын эшләде. Практик әзерлекне студентлар техникумнар, көллиятләр, шулай ук «Камаз»ААҖ базасында узачак. Шулай итеп, бу университет һәм Яр Чаллы урта һөнәри белем бирү оешмалары һәм «КАМАЗ»ААҖнең уртак проекты булачак. Бу төркем өчен инде 15 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Очрашу ахырында депутатлар бердәм фикергә килделәр: психологик-педагогик профильле сыйныфлар булдыру эшен дәвам итәргә, шулай ук педагогик кадрлар әзерләү һәм җәлеп итү һәм яшь белгечләрне мәгариф оешмалары коллективларына яраклаштыру буенча эшчәнлекне активлаштырырга кирәк.
Сишәмбе, 16 май 2023, 14:39