Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген эш көне азагында Наил Мәһдиев Мөхәммәтовлар гаиләсендә булды. Шәһәр мэры кызларга кечкенә бүләкләр тапшырды, аларны ул үзе сәяхәтләрнең берсендә сатып алган. Уллары Ранельгә яңа туган сабыйлар өчен кирәк-ярак алып килде. Бала әбисе белән Казан хастаханәсеннән өйгә кайтты. "Җәй көне кызлар шәһәр читендәге лагерьга барачак, ә без, үз чиратында, сезгә алга таба да ярдәм итәчәкбез" , - дип билгеләп үтте шәһәр мэры гаилә башлыгына мөрәҗәгать итеп. Наил Мәһдиев кызлар белән аралашты, алардан мәктәп яңалыклары сорашты. Бу инде мэрның Мөхәммәтовлар гаиләсенә өченче визиты. Элегрәк Наил Мәһдиев гаиләдә кунакта булган һәм кызлар хыялланган бүләкләрне - компьютер һәм кәрәзле телефон тапшырган иде.

Әниләре - Алинә Мөхәммәтованың бала тапканнан соң гомерен өзгән фаҗига февраль аенда булды.
Сишәмбе, 16 май 2023, 20:36