Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Сессия барышында депутатлар корпусы тарафыннан Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең агымдагы 2023 елы һәм 2024, 2025 еллар план чорына бюджеты турында мәсьәлә каралды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Мулюкова хәбәр иткәнчә, бюджетта хоккей кырын реконструкцияләүгә һәм «Чаллы» спорт мәктәбенә өстәмә җиһазлар урнаштыруга акча планлаштырылган; «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру максатларында модель муниципаль китапханәләр төзү, шулай ук 8 млн сумнан артык акча су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләрен ремонтлау эшләрен башкаруга проект-смета документациясен эшләүгә юнәлдерелгән. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев соңгы мәсьәлә мөһим һәм киләчәктә шәһәргә күпкә зуррак акча җәлеп итү өчен оператив карар таләп итә дип аңлатма бирде.

Чәршәмбе, 17 май 2023, 11:51