Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия экспорт үзәге (РЭЦ) 30 июньгә кадәр «Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итә. Теркәлү өчен гаризаны РЭЦ сайтында тутырырга кирәк. Конкурста катнашу бушлай. Анда эре компанияләр, МСБ компанияләре, салымнар, җыемнар, иминият взнослары, пенялар һәм штрафлар түләү буенча бурычлары, РФ бюджеты алдындагы бурычлары булмаган шәхси эшмәкәрләр катнаша ала. Чит ил юридик затлары, шулай ук чит ил компанияләре оештырган һәм/яки катнашкан компанияләр премиягә дәгъва итә алмый.

«Ел экспортеры» премиясе 20 номинациядә тапшырылачак: алты төп (МСП өчен аерым һәм эре бизнес өчен аерым, барлыгы 12) һәм биш өстәмә номинациядә (компаниянең зурлыгына бәйле рәвештә, барлыгы 8). Номинацияләрнең тулы исемлеге һәм башка шартлар белән сылтамада танышырга мөмкин. Конкурс ВЭБ.РФ, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм РФ Элемтә министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Чәршәмбе, 17 май 2023, 15:36