Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда балалар бакчасы, мәктәп укучылары, урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары укучылары арасында «Яшь мастер» һәм «Яшь профессионаллар» региональ чемпионатының муниципаль этабы узды. Җиңүчеләрне бүләкләү 59 нчы «Адымнар-Чаллы» гимназиясендә оештырылды. Конкурсның беренче елында анда 90 укучы катнашты. Быел иң яхшы исем өчен 500 укучы көч сынашты. Чемпионат 40 компетенция буенча уздырыла. Гомумән алганда, чаллылылар 45 бронза, 57 көмеш һәм 57 алтын медаль яулады. Шулай ук бүләкләү тантанасында яшь чаллылыларның директорларын, педагогларын һәм остазларын билгеләп үттеләр.

"Яшь профессионаллар" конкурсы - Чаллы шәһәренең киләчәге, безнең иң гүзәл һәм яраткан калабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен эшләячәк профессионаллар", - диде Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Фәсхетдинова.

"Елдан-ел бу хәрәкәткә кушылучы балаларның саны арта бара, бу тормышта үзләрен табарга, кайсы профессиональ траектория буенча хәрәкәт итү яхшырак икәнен билгеләргә тырышалар. Чемпионатта катнашучы һәркем җиңү яулады үз-үзен җиңүгә иреште, яңа алымнар сынап карады", - дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.

«Физик культура, спорт һәм фитнес», «Җитештерүдә команда эше», «Ресторан сервисы», «Электроника», «График дизайны», «Робототехника», «Медицина һәм социаль кайгырту», «Икмәк пешерү», «Эшмәкәрлек» компетенцияләре катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.

Чәршәмбе, 17 май 2023, 18:28