Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Соңгы вакытта билгесез кешеләр шәһәр халкының шәхси мәгълүматларына һәм банк счетларына керү мөмкинлеген алырга тырышкан очраклар арта. Җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда 50%ка арткан. Зыянның гомуми суммасы 240 млн сум. Берничә ай эчендә полиция мәгълүматлары буенча 903 шундый җинаять теркәлгән.

Хәзерге вакытта 205 җинаять буенча тоткарланган 118 кешегә карата җинаять эшләре судка җибәрелгән. Дистанцион җинаятьләр корбаннары ешрак 30-40 яшьлек чаллылылар була. Зыян күрүчеләрнең киләсе категориясе 60 яшьтән өлкәнрәк.

Мошенниклар төрле ысуллар куллананып эш итә, шул исәптән фишинг сайтлары, ялган электрон хатлар һәм шалтыратулар, банк учреждениеләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән дә. Статистика буенча, теркәлгән очракларның яртысында чаллылыларны алдау юлы белән аларның акчаларына ия булганнар. Шулай ук аерым очраклардан интернетта тиз акча эшләү вәгъдәләрен, сәүдә мәйданчыкларында алдауны билгеләп үтәргә мөмкин.

Полиция гражданнарны сак булырга һәм үзләренең конфиденциаль мәгълүматларын таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәскә чакыра. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә ышанычлы парольләр кулланырга һәм аларны төрле аккаунтлар өчен кабатламаска киңәш итә.

Әгәр дә сез мошенниклык корбаны булсагыз яки банк счетында шикле активлык күрсәгез, полициягә һәм банкка мөрәҗәгать итегез. 

Пәнҗешәмбе, 18 май 2023, 14:43