Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"#МЫВМЕСТЕ " Халыкара премиясенең заявка кампаниясе 31 майга кадәр озайтылды. Җиңүчеләр өч миллион сумга кадәр грантка ия булачак, шулай ук җәмәгатьчелек тарафыннан танылу, ил җитәкчелегеннән махсус рәхмәт һәм «Милли проектлар партнеры» статусын алачак. Гаризаны премия.мывместе.рф сайтында бирергә мөмкин. Шулай ук җиңүчеләр үз проектларын бөтен Россиягә таныту һәм масштаблаштыру мөмкинлеге алачак. Иң яхшылары 2024 елгы белем бирү программасында Машук белем үзәгендә, Сенеж идарә итү остаханәсендә, Таврида арт-кластерыннан креатив индустрияләр университетында катнашу мөмкинлегенә ирешәчәк. 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, физик затлар, коммерцияле булмаган оешмалар, кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре катнаша ала.

Катнашу өчен проектлар инде ирешелгән нәтиҗәләргә һәм 2024 елга үсеш планнарына ия булырга тиеш. Узган ел премиядә 20 меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән чаллылылар да. «#МЫВМЕСТЕ» Халыкара премиясе «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында уза.

Пәнҗешәмбе, 18 май 2023, 14:54