Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы педагогия көллиятендә инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионат старт алды. Чемпионатта Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән, Минзәлә, Арча, Лаеш муниципаль районнарыннан 65 конкурсант һәм 23 эксперт катнашты. Чемпионат үз эченә дүрт компетенцияне ала: "Сәйләннән үрү", "Башлангыч сыйныфлар укытучысы", "Мәктәпкәчә тәрбия", "Цифрлы дизайн", "Интеллектуаль спорт төрләре буенча инструктор". Катнашучылар өч категория буенча ярышалар: мәктәп укучысы, студент, белгеч.

Көллият базасында эшлекле программа кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Абилимпикс» «Һөнәрләр чикләре» технологияләрен кулланып конкурс узды. Эшлекле программаның нәтиҗәсе булып «Инвалидларга һәм физик мөмкинлекләре чикле затларга иртә һөнәри юнәлеш бирүне оештыруның заманча юнәлешләре: эш тәҗрибәсе, перспектива, проблемалар» форсайт-сессиясе булачак. «Яшь тәрбияче», «Яшь дизайнер», «Яшь аш-су остасы-кондитер», «Дәвалау физик культурасы буенча яшь белгеч», «Яшь укытучы» конкурс мәйданчыклары эшләячәк.

Пәнҗешәмбе, 18 май 2023, 15:09