Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Аллергия еш кына нәселдән килгән патология булып тора. Балада аллергия булмасын өчен, йөклелек һәм имезү чоры турында табиб белән сөйләшергә кирәк. Аллергиянең беренче билгеләре сабый тормышының беренче айларында ук күренә. Билгеләре диатез, эчәклек системасы бозылулары. Соңрак алар тиредә аллергия билгеләренең хроник халәтенә, еш кына салкын тиюгә әйләнә ала. Аллергиягә шик булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, поликлиникаларда моны бушлай эшләргә мөмкин. Аллергияне дәвалау һәм билгеләү өчен берничә ысул бар. Беренчесе - иммуноглобулинга яки риноцитограммага кан тапшыру, аллергиянең нәрсәдән икәнен ачыклау. Әгәр аллергенны ачыклап булмый икән, икенче этап узасын, анда тиредәге аллергеннар белән контакт була. Тикшерүдән соң махсус иммунотерапия белән дәвалау узасы.

Быел үсемлекләр, агачлар тузанына аллергия аеруча агрессив булды. Шулай ук аллергия елның теләсә кайсы вакытында да барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, аллергик чәчәк ату сезонында кулланылган мендәргә йокларга ятса, аның өянәге булырга яки симптомнары башланырга мөмкин. Бу авырудан интегүчеләргә ярты ел саен карават кирәк-яракларын алыштырырга кирәк. Шулай ук КБМҮ аллерголог-иммунологы Светлана Фәрхетдинова аллергик яшәгән бинаны төнлә генә җилләтергә, дымлы җыештырулар үткәрергә, һаваны дымландырырга киңәш итте. Урамнан кергәннәр соң, бүлмәгә кермичә киемнәрен алыштырырга, шулай ук юынып чыгарга кирәк.

Пәнҗешәмбе, 18 май 2023, 16:01