Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу шимбәдә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында «Милли курчак» конкурсының финалы узачак. Катнашучылар үзенчәлекле чыгышлар тәкъдим итәчәк. Милли тәрбия идеясен алга сөрү максатыннан Чаллыда халыкларның этномәдәниятләрен торгызу һәм үстерү буенча «Милли курчак» проекты үткәрелә, аның иң югары ноктасы - «Милли курчак» шәһәр балалар иҗаты фестивален оештыру. Әзерлек этабында балалар бакчаларында һәм шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында берничә тематик чара, балалар һәм ата-аналар өчен Халыклар дуслыгы йортының милли җәмгыятьләре буенча экскурсияләр үткәрелә.

Бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана. Үз милләтләрен тәкъдим итү фестивалендә катнашучылар берничә номер әзерләргә тиеш: туган телдә визитка, милли бию фрагменты, туганнары яки милли җәмгыять әгъзалары белән берлектә иҗади чыгыш.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча катнашучыларга чарының оештыручыларыннан һәм спонсорларыннан дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла (милли костюмда кулдан эшләнгән автор курчаклары). Керү ирекле. Бу чарага килә алмаучылар өчен онлайн трансляция оештырылачак.

Җомга, 19 май 2023, 15:15