Мы в социальных сетях

Бүген Кама балалар медицина үзәгендә Чаллы хәрбие гаиләсе өчен истәлекле вакыйга - бәби каршылау тантанасы узды. Яшь ата-аналарны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады.

Гаилә башлыгы Александр махсус хәрби операциядә бурычын үти. Ул хатыны Ландыш һәм улы Данил белән очрашыр өчен ялга кайткан. Хәзер аларның олы кызлары Валерия апа булды. Фәрид Салахов гаиләне истәлекле вакыйга белән тәбрик итте һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 100 мең сум, шулай ук туу турында таныклык тапшырды. Ул махсус сүзләр белән хәрби хезмәткәрнең олы кызы Валериягә мөрәҗәгать итте. Кыздан әнисенә ярдәм итүен сорады һәм аңа бүләккә курчак тапшырды. Шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов котлауларга кушылды һәм бүләкләр тапшырды. Яшь ата-аналарны котларга бөтен гаилә әгъзалары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелган иде.

Җомга, 19 май 2023, 17:04