Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре «Яшел марафон» үткәрү урыны буларак сайланды.«Яшел марафон» гаилә спорт фестивале Яр Буе паркында узды. Чараларда теләгән һәркем катнаша алды: балалар өчен бу көнне 420 метрга, өлкәннәр өчен 4,2 километрга һәм 10 километрга йөгерү оештырылды. Балалар өчен кызыклы зоналар эшләде. Биредә мастер-класслар оештырылды, анда балалар рәсем ясадылар, тупны боҗрага кертү буенча көч сынаштылар, батутларда сикерделәр һәм уенчык машиналарда йөрделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашучыларны зур спорт чарасында сәламләде: "Шәһәребездә спортның барлык төрләре белән актив шөгыльләнәбез, кышын чаңгыда йөрибез, җәй көне җиңел атлетика ярышларында катнашабыз. Соңгы тапкыр "Яшел марафон" Чаллыда 2021 елда үткәрелдех һәм без хәзер бу традициягә кире кайтуыбызга шатбыз. Һәркемгә уңышлар һәм уңышлы старт!"

Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова котлауларга кушылды, шәһәрдәшләребезгә һәм бәйрәм кунакларына югары класслы йөгереш күрсәтү өчен стартка чыкты.

Шимбә, 20 май 2023, 14:30