Комсомол районы администрациясендә территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) активларының тантаналы бәйрәм чарасы узды. Килгән кунакларны Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов һәм Шәһәр Советы депутатлары Рубин Бадиков, Таһир Сөнгатуллин, Сергей Хлебников котлады.
Территориаль иҗтимагый үзидарә халык идарәсе системасының мөһим өлеше, анда җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә, хакимият һәм халыкның нәтиҗәле социаль партнерлыгын булдыруда турыдан-туры катнашу гамәлгә ашырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 20 май 2023, 14:43