20 майда ТР ДОСААФ мәйданчыгында Спартакиада кысаларында эшләүче яшьләр командалары арасында автомобиль буенча күптөрле ярышлар узды. Үз көчләрен автомобәйгедә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары сынап карый алдылар. Иң мөһиме-машина йөртү таныклыгы, шәхси автомобиль, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булу һәм штрафлар булмау.
Ярышларда 15 команда катнашты. Конкурсантларга үз осталыкларын һәм тәҗрибәләрен өч этапта күрсәтергә туры килде: тиз маневрлар ясау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм «Бала - төп пассажир» дигән тематикада автомобильне бизәү.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча: Беренче урын һәм җиңүче исеме «Эксперт Гарант»ҖЧҖ командасында Икенче урынны «Ремдизель»АҖ командасы алды. Өченче урын - «Камаз» ВТК АҖ һәм сыйфат департаменты. «Бала – төп пассажир» темасына автомобиль бизәү иҗади конкурсында «Автосправочная» автомобиль порталы командасы җиңүче булды. Шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә бүленде: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү» этабында беренче урынны Таисия Кириллова, «Эксперт Гарант» ҖЧҖ алды. «Тиз маневрлар» этабында 1 урынга Айрат Зәйдуллин, «Ремдизель» АҖ лаек булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 20 май 2023, 17:26