Мы в социальных сетях

Чаллыда Татарстанның җиңел сәнәгать фестивале уза. Ул Гренада паркында, «Победа» ябык павильонында урнашты. Республиканың икенче җиңел сәнәгать фестивале ТР Сәнәгать министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, «ТР Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге, Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы җиңел сәнәгать комитеты ярдәме белән үткәрелә.

Республикасының әйдәп баручы дизайнерларыннан һәм тегү предприятиеләреннән коллекцияләр күрсәтү; республика җитештерүчеләреннән күргәзмә-сату; өлкәннәр һәм балалар өчен күңел ачу зоналары оештырылды. 

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләде, барысына да уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта җитештерүчеләр өчен зур мөмкинлекләр чоры: «Чаллы һәрвакыт Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең җирле җитештерүчегә ярдәм итү буенча алдынгылар рәтендә булды. Без азык–төлек сату буенча «Чаллыныкын сатып ал» проектын тормышка ашырдык һәм ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары үзебездә эшләнгән продукциягә ышанырга күнеккән. "Чаллыда эшләнгән" җиңел сәнәгать фестивален дә шундый ук уңай тәҗрибә көтә дип ышанам. Мондый чаралар хәзер, илебезгә карата санкцияләр басымы вакытында бигрәк тә актуаль. Без җитештерүчебезгә ярдәм итәргә тиеш», - диде ул.

Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең планлы үсеше билгеләнгән, ул шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларында да чагылыш таба. Бу өлкә шәһәр икътисадының өчтән бер өлешен тәшкил итә.

Яр Чаллыда 25,5 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшчәнлеген алып бара. (11,6 мең кече һәм урта предприятиеләр, 13,9 мең шәхси эшмәкәрләр).

Бу өлкәдә 55 мең кеше эшли, ә ялланган эшчеләрне исәпкә алып шәхси эшмәкәрләрдә 96 мең кеше исәпләнә. Хәзерге вакытта эшмәкәрлек секторы үзмәшгульләр хисабына да үсә. Алар бүген шәһәрдә 29 меңнән артык һәм әйтергә кирәк, үз проектларын уңышлы гына тормышка ашыралар. 

Якшәмбе, 21 май 2023, 12:46