Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Раиса Григорьевна Степанова 95 яшен билгеләп үтә. Котлауларны һәм бүләкләрне Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов тапшырды. Раиса Григорьевна Степанова ТАССРның Минзәлә районы Иске Матвеевка авылында туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Минзәлә районының «Красный Ик» колхозында авыл хуҗалыгында эшли. 1948 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан подполковник Валентин Павлович Степановка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Раиса Григорьевна шәһәр телефон станциясендә өлкән бухгалтер булып эшли. 1976 елда Яр Чаллыга күченә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 май 2023, 16:30