Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Талпан активлыгы сезоны уңаеннан Роспотребнадзорның эпидемиолог белгечләре 15-26 майда талпан энцефалитын һәм башка куркыныч авыруларны профилактикалау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирәчәк. Талпаннар бөтен Россия территориясендә таралган. Зарарланган талпан тешләгәндә кеше төрле инфекцияләр йоктырырга мөмкин. Аларның иң куркынычлары талпан энцефалиты, боррелиоз, туляремия. Бу авырулар катлаулы һәм куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: паралич, баш мие функцияләренең зарарлануы, буыннар һәм эчке органнар зарарлануы, инфекцион шок.

«Кайнар линия» кысаларында белгечләр үзләрен талпан тешләвеннән ничек сакларга, нинди репеллентлар белән файдаланырга, дача участогын ничек эшкәртергә, ничек дөрес киенергә, табигатькә чыкканда үзеңне ничек тотарга һәм талпан кадалса кая мөрәҗәгать итәргә һәм башкалар турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, гражданнар талпан энцефалитына каршы вакцинация турында белә алачак. Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны: 8-800-555-49-43 (бушлай шалтырату). Операторлар шалтыратуларны тәүлек әйләнәсе кабул итәләр. Аерым мәсьәләләр буенча шалтыратулар Роспотребнадзорның территориаль органнарына һәм оешмаларына юнәлтелә. Идарә белгечләре тарафыннан консультацияләр эш режимына туры китереп үткәрелә. Халыкка мәгълүмат бирүдән тыш, Роспотребнадзор хезмәткәрләре талпаннар популяциясе белән көрәш буенча масштаблы эш алып баралар. Аерым алганда, сезон дәвамында берничә тапкыр инсектоакарицид чаралары белән югары куркыныч зоналарын эшкәртү оештырыла.

Дүшәмбе, 22 май 2023, 16:46