Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр иткәнчә, салым түләүләрен күчергәндә күрсәтелергә тиешле алучының исеме үзгәртелгән. Түләү алучының башка реквизитлары үзгәрешсез кала. Әгәр элек түләү алучы сыйфатында Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсе (бурыч белән идарә итү буенча Федераль салым хезмәтенең төбәк-ара инспекциясе) күрсәтелсә, хәзер түләү документының 16 нчы номерлы реквизитлары кырында "Россия Казначылыгы" (Россия Федераль салым хезмәте)күрсәтелергә тиеш.
2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым счеты һәм бердәм салым түләү системасы кертелде, ул салымнарны, җыемнарны һәм иминият взносларын бердәм түләү документы белән күчерергә кирәклеген аңлата. Салым органнары тарафыннан идарә ителә торган барлык түләүләр Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсендә ачылган аерым казначылык счетына түләнергә тиеш.
Бу исәп-хисап салым түләүче исәпкә куелган урынга яки салым салу объекты урнашкан урынга карамастан кулланыла.

Номер (поля) платежного документа

Наименование (поля) реквизита платежного документа

Значение

13

Наименование банка получателя средств

«ОТДЕЛЕНИЕ ТУЛА БАНКА РОССИИ//УФК по Тульской области, г Тула»

14

БИК банка получателя средств (БИК ТОФК)

«017003983»

15

№ счета банка получателя средств

(номер банковского счета, входящего в

состав единого казначейского счета)

«40102810445370000059»

16

Получатель

«Казначейство России (ФНС России)»

17

Номер казначейского счета

«03100643000000018500»

 

Дүшәмбе, 22 май 2023, 17:08