Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Габдулла Тукай исемендәге яр буендагы үзәк пляжда «Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында волейбол буенча җәйге пляж сезоны ачылды. Катнаш командалар арасында пляж волейболы буенча турнир оештырылды. Турнирга Чаллы, Казан, Түбән Кама, Минзәлә, Нефтекама һәм Уфа шәһәрләреннән барлыгы 20 команда килгән. Уеннар Габдулла Тукай исемендәге яр буенда урнашкан биш мәйданчыкта уздырыла. 

Алдан һәм финал этабында 68 уен уйналган.

"Хард" лигасында «Это самое» командасы (Чаллы) җиңүче булды, икенче урынны «Мина» командасы (Чаллы/Минзәлә), өченче урынны «Инь-Янь» командасы (Чаллы/Алабуга) алды. Дүртенче урында «Оболтусы» командасы (Чаллы).

«Лайт» лигасында «Алга» командасы (Яр Чаллы) җиңүче булды, икенче урынны «Юпитер» командасы (Яр Чаллы), өченче урынны «Два туфля» командасы (Казан/Түбән Кама) алды. Дүртенче урында «Синие» командасы (Җәлил).

Дүшәмбе, 22 май 2023, 17:20