Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"2022-2024 елларга Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә Иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү һәм аларга ярдәм итү" программасы кысаларында икенче ел рәттән шәһәр урамнарында реклама щитлары ясап, социаль реклама конкурсы үткәрелә.

Конкурста 14 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар һәм активистлар катнаша ала. Җиңүчеләрнең эшләре шәһәребез урамнарында реклама баннерлары рәвешендә урнаштырылачак. Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак. Катнашучыларның бурычы: өлкән буын иреклелек (волонтерлык); халыкка психологик ярдәм; «#МыВместе» бөтенроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында социаль иреклелек (волонтерлык); экологик иреклелек (волонтерлык); корпоратив иреклелек (волонтерлык) юнәлешләре буенча социаль баннер эшләү. Конкурста катнашу өчен гаризалар 31 июньгә кадәр кабул ителә. Гариза «Яхшы проект» билгесе белән crd_chelny@mail.ru почтасына җибәрелә.  Тулырак мәгълүмат (8552) 59-46-83 телефоны буенча һәм http://mc-orion.ru сайтында. 

Дүшәмбе, 22 май 2023, 18:16