Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

"Мирас-Наследие" лагере базасында «Орион» яшьләр үзәге тәрбияләнүчеләре, «#Prodeti» «ТР Өстәмә белем бирү системасы»ның Чаллы филиалы активистлары «Лидерлар мәктәбе» республика профильле сменасында катнаштылар. Оешманы 15 кешедән торган команда тәкъдим итә.

Смена кысаларында уртак чаралар эшләү буенча белем бирү блоклары, лидерларның онлайн мәктәпләре; лидерлык сыйфатларын үстерү буенча мастер-класслар, шәхес сыйфатларын күрсәтүгә һәм үстерүгә ярдәм итүче коммуникатив күнекмәләр алу, оешманы тәмамлаучылар белән очрашулар узды. «#Prodeti» балалар иҗтимагый берләшмәсе активистлары «Апрель укулары» оешмасының бренд проектын үткәрделәр һәм әдәбият дөньясына чумдылар. 

Смена нәтиҗәләре буенча Алла Городская, Мәликә Батдрутдинова һәм Аделина Мәҗитова смена кысаларында актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, «Мин проект» мәгариф сессиясендә җиңүче Алиса Миңнемуллина, Алина Казанцева Анапа курорт-шәһәрендә «Лидерлар хәрәкәте» профильле сменасына юллама белән бүләкләнде. 

Дүшәмбе, 22 май 2023, 18:22