Шимбә, 21 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
5 нче «Теремок» балалар бакчасында «Эш беткәч, уйнарга ярый» дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Балалар «Йөзек салыш», «Түбәй», «Капкалы» татар халык уеннарын уйнадылар, халкыбызның яраткан җырларын, санагычларын, такмакларын башкардылар. Татар халык уеннары тарихы халык тарихы, аның хезмәт эшчәнлеге, көнкүреше, гореф-гадәтләре, йолалары, сынамышлары, ышанулары белән бәйле. Алар татар халкы милли мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып торалар.
Сишәмбе, 23 май 2023, 15:11