Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

23 нче мәктәп укучылары Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова катнашында «Мәктәп туклануы» комбинатына һәм Сәүдә-технология көллиятенә экскурсия кылдылар. Экскурсия Хакатон "Шәһәр икътисады үсеш юнәлеше тәгәрмәчләре" шәһәр конкурсы кысаларында узды. 23 нче мәктәп командасы «Мәктәп туклануы проблемасы» проекты белән конкурста өченче урынны яулый.

Экскурсияне «Мәктәп туклануы» җитештерү һәм сыйфат буенча директор урынбасары Гүзәл Мартынова үткәрде. Укучыларны комбинат һәм сәүдә-технология көллияте эшчәнлеге белән таныштырдылар, комбинатта эшнең ничек оештырылганын күрсәттеләр. Балалар сораулар бирделәр, проблемалар һәм предприятиенең алга таба үсеше белән кызыксындылар. Укучылар үз чиратында проектларын «Мәктәп туклануы» җитәкчелегенә тәкъдим иттеләр. Проект үз теләгең буенча ризык сайлау мөмкинлеген күздә тота, үзенчәлеге шунда, вегетариан, веган, хәләл ризыклар булуы. Команда сайт булдырган, аның ярдәмендә укучылар үз рационын төзи ала. Укучыга биш категориядән торган ризыклар (төп ризыклар, шулпалар, салатлар, эчемлекләр, десертлар) сайларга тәкъдим ителәчәк, моннан тыш программа калорияләрне, аксымнарны, майларны һәм углеводларны исәпләргә ярдәм итәчәк.

Презентация тәмамланганнан соң «Мәктәп туклануы» хезмәткәрләре проектны алга таба камилләштерү һәм аны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү өчен тәкъдимнәр һәм киңәшләр бирделәр.

Сишәмбе, 23 май 2023, 16:43