Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр укучылар Советы депутатлары, "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары һәм шәһәр укучылары «Кама агымында»дип аталган басма газетаның беренче чыгарылышын тәкъдим иттеләр. Презентация шәһәрнең иң югары ноктасында 2.18 бизнес-үзәк түбәсендә узды.

Матбугат үзәге 15 нче балалар иҗаты йорты базасында эшли, соңгы елларда аңа Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин ярдәм күрсәтә. Ул балаларга газета бастыруда гына түгел, кирәкле җиһазлар сатып алуда да ярдәм итә, шулай ук яшь журналистлар җыелышларына йөри. Презентациядә җитәкче билгеләп үткәнчә, балалар иң мөһиме – эшне ахырына кадәр җиткерергә һәм ситуациягә төрле күзлектән карарга өйрәнделәр. 

Газетада 32 бит, материалларны мәктәп укучылары үзләре яза. Тиражы 4 меңнән артык данә, аны шәһәр мәктәпләрендә тараталар. "Кама агымында" мәктәп укучылары тарафыннан яшьтәшләре өчен булдырылган. Текстлар рус һәм татар телләрендә бастырыла. Беренче санны чыгаруга укучылар дүрт ай әзерләнә. Алар даими җыелышлар үткәргәннәр, концепция турында фикер алышканнар, мәкаләләр һәм сувенир продукциясе әзерләгәннәр. Газета чыгарылышын Юлия Әхмәтҗанова алып бара. 

Хәзер укучылар җәйге каникулларга китәләр һәм уку елы башына яңа сан чыгарырга әзерләнәләр.

Чәршәмбе, 24 май 2023, 11:48