Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Укырга керү өчен гаризаларны кабул итү шушы атнадан, төзелеп килүче ике мәктәптә башлана: берсе 34 микрорайонда, икенчесе – "Притяжение" торак комплексы районында. Яңа мәктәпләргә кабул итү турында матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, шулай ук яңа мәктәп директорлары Рамил Садриев һәм Елена Фидоренко хәбәр итте. Матбугат конференциясеннән туры эфирны «Вконтакте»дагы «Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә күрергә мөмкин.

16 нчы мәгариф үзәге 34 нче комплекс районында урнашачак. Әлеге мәктәпкә 34 комплекс территориясе, «Чаллы Яр» торак массивы, шулай ук 35/6/3, 35/07 йортлар, Раскольников урамы 18, 36/1, 36/2/1, 36/2/2, 36/3/1, 36/4/1, 36/4/2 торак йортлары беркетелгән. Мәктәпкә беренчедән җиденче сыйныфка кадәр балалар кабул ителә.

Гаризаларны әти-әниләрдән булачак мәгариф үзәгенә иң якыны булган Гадел Кутуй урамы, 7 адресы буенча урнашкан 42 нче мәктәптә кабул итәләр. Гаризаны чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 126 нчы кабинетта 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Барлык сораулар буенча 54-03-03 телефоны, sch16_chelny@mail.ru электрон почта адресына һәм белем йортының "Вконтакте"дагы төркеменә мөрәҗәгать итәргә. Беренче мөрәҗәгатьләр килә башлаган инде. Шулай ук укытучылар сайлау бара, бу хакта Рамил Садриев хәбәр итте.

26 майдан 57 нче гимназиягә укучылар җыю башлана, ул «Притяжение» микрорайонында урнашачак, шул ук микрорайон мәктәпкә беркетелгән. Мәгариф учреждениесенә беренчедән тугызынчы сыйныфка кадәр укучылар керә алачак. Гаризалар Халыклар дуслыгы проспекты, 9а йорт адресы буенча 57 нче гимназия урнашкан бинада кабул ителә (205 нче кабинет). Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Сораулар белән 58-55-69 номерына, sch57_chelny@mail.ru электрон почтасына һәм мәктәпнең "Вконтакте"дагы төркеменә мөрәҗәгать итәргә була. 

Чәршәмбе, 24 май 2023, 14:03