Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Байлар Сабасында конкур буенча «Саба муниципаль районы Кубогы»ның икенче этабы узды. Ярышларда Чаллының «Тулпар» ат спорты мәктәбе укучылары катнашты. Софья Костылева ике көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча «Балалар» категориясендә (100 см кадәр биеклектәге каршылык) тракенен токымы Диспозиция кушаматлы ат өстендә абсолют җиңүче булды. «Гомуми зачет» категориясендә (каршылыкларның биеклеге 110 см кадәр) ул III өлкәннәр разряды нормативларын үтәп, икенче урынны ала. Шулай ук «Балалар» категориясендә Арина Володина Ферзалин кушаматлы ат белән өченче урынны алды.
Тулпар ат спорты мәктәбе тренеры Ангелина Фиошина 120 см биеклектәге маршрутта Ритмичный кушаматлы атта бронзалы призер, ә финал көнендә 125 см биеклектәге «өлкән җайдаклар» категориясендә җиңүче булды. Диана Трифонова Буденнов токымлы Ферзалин кушаматлы атта 90 см биеклектәге каршылыклар маршрутында җиңү яулады, ә 80 см биеклектәге каршылыкларны узып, көмеш медальгә ия булды.
Чәршәмбе, 24 май 2023, 16:00