Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия эшмәкәрлеге көне алдыннан Чаллыда балалар бизнес-проектлары презентациясе узды. Тренинглар, уеннар, бизнес-кейслар һәм эшмәкәрләр белән очрашулар форматында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар үзләрен эшчәнлек өлкәсенә карамастан тормышка ашырырга ярдәм итәчәк күнекмәләр һәм компетенцияләр алдылар. 9 ай дәвамында катнашучылар үзләрен өйрәнделәр һәм үз талантларын ачтылар, аралашу, фикер алышу һәм командада эшләү күнекмәләрен үзләштерделәр, максатлар куйдылар, җаваплылык алдылар, карарлар кабул иттеләр, остазлар җитәкчелегендә үзләренең беренче проектларын булдырдылар. Һәр катнашучының нәтиҗәсе үз бизнес-проекты булды. Кемдер уку вакытында берничә проект булдырган һәм башлап җибәргән.

Быел грантларга һәм конкурсларга әзерлек юнәлешләре кертелде; эмоциональ интеллектны ачу буенча өстәмә дәресләр каралган. Уку процессында ук теләүчеләр конкурсларда һәм грантларда катнаша алганнар. Быел грант конкурсларында катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда 7 тапкырга арткан. Әйтик, уку процессында ук шәһәрдәшебез Эвелина Сәйфетдинова Wordskills конкурсында призлы урын алды, кайбер катнашучылар әле гариза нәтиҗәләрен көтә.
Пәнҗешәмбе, 25 май 2023, 10:50