Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Замелекесьеда урнашкан 39 нчы мәктәптә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәп 2018 елда төзелгән, 11а сыйныф уку йортының беренче чыгарылышы. Чыгарылыш сыйныф укучыларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады: "Рәхмәт сүзләре – безнең хөрмәтле укытучыларыбызга, мөгаллимнәребезгә, алар белем бирү белән генә чикләнмичә, үз эшләренә күңел җылыларын да салдылар, балалар белем алсыннар, дуслашырга, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнсеннәр өчен зур көч куйдылар. Ата-аналар өчен бу көннәр шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу да. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Язучы В. Каверинның сүзләрен истә тотыгыз: "көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!", бу кагыйдә сезнең йөрәкләрегездә яшәсен". 

Чыгарылыш укучылары традицион вальс бииләр, саубуллашу җырлары җырлыйлар, укытучыларына рәхмәт белдерәләр.

Балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары бу көнне зур дулкынлану хисләре кичерделәр. Инде иртәгә үк аларның кайберләре география, әдәбият яки химия буенча беренче имтиханнарын тапшырачак. 

Пәнҗешәмбе, 25 май 2023, 13:32