Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенә барып, гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча комиссиянең күчмә утырышы булды. Утырыш башланганчы социаль фонд бүлеге җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев учреждение буенча танышу экскурсиясе үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан пенсия фонды һәм социаль иминият фонды базасында Россиянең социаль фонды булдырылган. Фондны берләштерү әлеге фондларның компетенциясендә булган барлык түләүләрнең, хезмәтләрнең һәм йөкләмәләрнең тулы дәвамлылыгын күздә тота. Шулай ук бүген күп кенә ярдәм чараларын билгеләү өчен электрон кабинет аша гариза бирү җитә, дип өстәде. Гражданнарга дәүләт хезмәтләре порталында 100дән артык онлайн-сервис бар.

Утырыш барышында Руслан Шәңгәрәев бүгенге көндә шәһәрдә 148 меңнән артык пенсия алучының яшәвен әйтте. Аларның 127 меңнән артыгы яшь буенча пенсия ала, 30 мең пенсионер эшләвен дәвам итә. Ана капиталы программасын гамәлгә ашыру РСФның өстенлекле бурычларыннан берсе булып кала. Мәсәлән, программаны гамәлгә ашыру башланганнан бирле, 16 ел эчендә Чаллыда 57 400 сертификат бирелгән, шуларның 770е-быел.
Социаль фонд эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып гражданның вакытлыча эшкә сәләтсезлеге буенча пособие тора. Әйтик, узган ел вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие алу өчен 29 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Пәнҗешәмбе, 25 май 2023, 16:53