Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча Чаллының җәмәгать киңлекләрендә су сибү системалары эшли башлады. Азатлык мәйданында, Шишкин бульварында су сибү җайланмасы инде урнаштырылган, шулай ук Яшь ленинчылар бульварында да бу процесс җайга салынган.

Әлеге системаны урнаштыруга 13 млн сумга якын акча тотылган. Акча шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелгән. «Мәдәният һәм ял паркы» МУП директоры Илья Черкашин киләсе елда Гренада паркында һәм Тукай яр буенда су сибү системасын урнаштырырга планлаштырулары турында сөйләде.

Система төнлә, 22:00 сәгатьтә кушыла һәм 7:30 сәгатькә кадәр эшли. Мәсәлән, Шишкин бульвары 22 секторга бүленгән, аларның һәрберсендә якынча 15 спринклер урнашкан. Һәр спринклер 3-4 метр радиуста су сиптерә һәм уртача 30 минут эшли.

Ике атнага бер тапкыр белгечләр системаны тикшерәләр. Элек аларга кулдан су сибү, су ташу белән шөгыльләнергә туры килгән. Автоматик су сибү системасы эшчеләрнең вакытын һәм көчен генә түгел, ә финанс ресурсларын да саклый.

Җомга, 26 май 2023, 08:48