Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                                        Хөрмәтле Чаллы эшмәкәрләре!

Сезне Россия эшмәкәрләре көне – үз эшен оештыра һәм үстерә алган инициативалы, энергияле һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме белән котлыйм.

Шәһәребезнең хәзерге икътисадын шәхси эшмәкәрлек, кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Бүген Чаллыда 26 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшчәнлеген алып бара, бу шәһәр икътисадының 30%ы. Сез - автокаланың иҗади көче. Сезнең хезмәтегез яңа югары технологияле производстволар булдыруга һәм конкурент хезмәт хакы белән эш урыннары барлыкка килүгә ярдәм итә, бу шәһәрнең тотрыклы социаль-икътисадый иминлегенә һәм шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга китерә.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә үзенчәлекле характерыгыз, иҗади энергиягез, хезмәт сөючән булуыгыз, шәһәр мәсьәләләренә кушылуыгыз өчен рәхмәт белдерәм, алдыбызга хәзерге икътисадый вәзгыят куйган катлаулы бурычларны хәл итүдә сезнең өлешегез зур. Безнең уртак эшебез, ачык диалог ярдәмендә шәһәр алга таба да чәчәк атачак дип ышанам.

Сезгә яңа проектларны гамәлгә ашыру, яңа сату базарларын үзләштерү һәм барлык башлангычларда уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет!


                                                                        Иң яхшы теләкләр белән Яр Чаллы шәһәре мэры Н. Г. Мәһдиев                                           

Җомга, 26 май 2023, 09:02