Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев максатчан юнәлеш буенча белем алучы студентлар белән аралашу өчен Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына барды. Бүген бу 56 студент, шуларның 32се югары белем (алар өчен өлешчә республика бюджеты түли, өлешчә бу федераль квота) һәм 24 студент урта һөнәри белем ала. Аларны укыту өчен түләүне шәһәр бюджеты үз өстенә ала. Студентларның күпчелеге уку программасын уңышлы үзләштерә.

Соңгы елларда максатчан юнәлештә укучы студентлар саны шактый артты. Мәсәлән, 2021 елда бу бары тик 3 студент иде. Бу хакта югары уку йорты ректоры Әлфинур Галиакберова хәбәр итте.

 "Чаллы шәһәрендә педагогика өлкәсендә илнең иң яхшы университетларының берсе булганлыктан, кадрлар әзерләү өчен чаралар күрергә тиешбез. Безнең тарафтан мәгариф системасы хезмәткәрләрен әзерләү өчен шәһәр бюджетыннан финанс ресурслары бүлеп бирелде. Мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү - муниципалитетның турыдан-туры компетенцияләре һәм вәкаләтләре. Безнең бурыч – бу объектларны ремонтлау, тәртиптә тоту, мәктәптә һәм балалар бакчасында төп кешеләр - кадрлар булсын өчен барысын да эшләү", – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. 

Булачак педагоглар яңа мәктәпләрдә практика үтәләр.  Хәзер Чаллыда ике мәктәп төзелә: "Притяжение" мәгариф үзәге – 57 нче гимназия» һәм "16нчы мәгариф үзәге". Өстәвенә, Чаллы - республикада студентларны максатчан укыту буенча әзерләүче бердәнбер шәһәр. Очрашу ахырында Наил Мәһдиев студентларның сорауларына җавап бирде. Студентларны стипендия мәсьәләсе борчый. Хәзерге вакытта максатчан юнәлештә белем алучы көллият студентлары аны алмый.

"Сезнең хәзер төп бурыч – сессияне бик яхшы итеп тапшыру, уку елы йомгаклары буенча без сезне дәртләндерергә финанс мөмкинлекләр табачакбыз", – дип шатландырды студентларны мэр.

Ул шулай ук уку елы ахырында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары белән очрашу традициягә әвереләчәген билгеләп үтте.

Җомга, 26 май 2023, 15:14