Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районы башлыгы Винер Харисов Лениногорскида Татарстан Республикасы Территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре өчен күчмә конференциядә Чаллы ТИҮсе эшчәнлеге турында сөйләде. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 78 территориаль иҗтимагый үзидарә төзелгән һәм үз эшчәнлекләрен актив рәвештә алып бара. Барлыгы 9 ел эчендә Чаллыда 350дән артык проект гамәлгә ашырылган, 66 балалар һәм 46 спорт мәйданчыгы төзелгән, 350дән артык төзекләндерү чарасы башкарылган, 500дән артык бәйрәм чарасы үткәрелгән.

ТИҮләр шәһәр һәм республика конкурсларында актив катнашалар. 2023 елда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов оештырган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсында Чаллыдан 22 ТИҮ җиңүче булды. Конкурс кысаларында республика бюджетыннан 14 млн сум акча алынган. 2015 елдан 2023 елга кадәрге чорда безнең ТИҮләр алган грантларның гомуми суммасы 89 млн 241 мең сум тәшкил итте. Бу акчалар ишегалды территорияләрен җиһазландырырга, балалар өчен уен һәм спорт элементларын өстәмә урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Муниципаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында 2015 елдан башлап ел саен 5 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә. Акчалар территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иҗтимагый үзидарәләр проектлары арасында конкурс үткәрүгә китә. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Чаллы ТИҮләре үз зоналарына беркетелгән хәрбиләребезгә ярдәм итүгә актив кушылды. 

"Район халкы белән берлектә гуманитар ярдәм әзерләнә һәм җибәрелә. Маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, матраслар ясау буенча остаханәләр ачылган, өйдә җылы башмаклар, снудалар, жилетлар бәйлиләр. Шулай ук озак саклана торган шулпалар, икенче ризыклар, үлән чәйләре әзерлиләр. Гуманитар ярдәм белән беррәттән посылкаларга шәһәр балаларыннан хәрбиләргә сәламәтлек һәм җиңү теләп язылган хатлар куела. ТИҮнең аерым игътибар зонасында – мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән эшләү", - дип билгеләп үтте Автозавод районы башлыгы Винер Харисов.

Узган елда ТИҮнең тагын бер ихтыяҗлы инициативасы ачык һавада кинофильмнарны коллектив карау булды. Барлыгы кино күрсәтүләргә 30 000нән артык кеше килгән. Киләсе кино күрсәтү быел М. Бибишев ис. паркта 31 майда 19:30 сәгатьтә узачак. 

ТИҮ «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эш алып баруга актив кереште: рәисләр подряд оешмалары хезмәткәрләре, халык белән очрашулар үткәрә, башкарылган эшләрнең барышы һәм күләме контрольдә тотыла. Төзекләндерүләрдән соң микрорайон рәисләре һәм халкы «Ишегалды бәйрәмнәре» үткәрә,  территорияләрдә яңа яңа үсемлекләр һәм чәчәкләр утырта. 

Җомга, 26 май 2023, 18:03