Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ИТ-паркта «Шәһәр икътисады үсеше юнәлешләре тәгәрмәче» хакатонына йомгак ясалды. Конкурста катнашучыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады һәм яшь чаллылыларның проектларын бәяләде.

Мәктәп укучыларына проектларны булдыруда эшмәкәрләр, уңышлы проектлары булган актив чаллылылар, «Сколково» һәм Чаллы ИТ-паркы белгечләре һәм резидентлары, шулай ук шәһәр администрациясе вәкилләре ярдәм итте. Конкурста шәһәр мәктәпләреннән барлыгы 150 укучы катнашты һәм 25 проект тәкъдим итлде. Наил Мәһдиев аларның берничәсенә аерым игътибар бирде. 45 нче мәктәп укучылары шәһәр мохите һәм инфраструктура өлкәсеннән проект тәкъдим иттеләр. Алар Яр буе паркын төзекләндерү, этләр йөрү өчен мәйданчык урнаштыру буенча инициатива кертәләр. Мэр билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыруга керешергә һәм алга таба төзәтмәләр кертергә мөмкин.

Конкурста «Школьник рядом» проекты белән 24 нче мәктәп командасы җиңде. Бу кушымта мәктәп материалын уңышлы җиңәргә булышучы һәм имтихан тапшыру буенча кыйммәтле тәҗрибәләре уртаклашучы укучылар анкеталарыннан үз эченә ала. А.С.Пушкин ис 78 нче лицей "ШУД" - акыллы акча мәктәбе бизнес-проекты белән икенче урынны алдылар. ШУД интерактив финанс ярдәмчесе, аның белән бала финанс грамоталылыгы турында белем ала алачак. Шулай ук Наил Мәһдиев 23 нче мәктәп укучыларының проектын билгеләп үтте, аларның тәкъдимнәре «Мәктәп туклануы» комбинатына кызыклы булачак, диде.

Үсмерләр «Мәктәп туклануы проблемасы» проекты белән конкурста өченче урынны алдылар. Проект үз теләге буенча ризык сайлау мөмкинлеген күздә тота, аның үзенчәлеге булып вегетариан, веган, хәләл ризыклар тора.

Җомга, 26 май 2023, 18:16