Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсе барышында Чаллыда узган атнада башланган ис чыганагы билгеле булуын хәбәр итте.  "Ис "Кама" агрофирмасы гамәлләре нәтиҗәсендә, туфракка кош тизәге чыгарылу сәбәпле барлыкка килүе ачыкланды. Роспотребнадзор экологик хезмәтләр белән берлектә чыганакны билгеләде, хәзер процессуаль гамәлләр бара, хуҗалык җитәкчеләренә туфракның башка дислокация урыны тәкъдим ителәчәк. Җомга көнне эшләр туктатылды, аннан соң алга таба мондый йогынтыны киметү өчен тагын бер кат детальләр каралачак", – дип хәбәр итте Илгизәр Бариев. 

Наил Мәһдиев мондый очраклар кабатланырга мөмкин, шуңа күрә предприятиеләр белән эшләргә кирәк, дип ассызыклады: «Агросәнәгать комплексы хезмәтенә хөрмәт күрсәтелсә дә, ярты миллионлы шәһәр халкын да хөрмәт итәргә һәм чаралар күрелергә тиеш. Терлекчелек калдыклары да, кошчылык калдыклары да булачак, әмма авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге белән бергә шәһәр халкына комачауламас өчен калдыклар җыю урыннарын табарга кирәк», - дип билгеләп үтте ул. 

Дүшәмбе, 29 май 2023, 10:11