Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик икеайлык тәмамлана. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасы буенча узды. Бу вакыт эчендә Чаллыда 13 чәршәмбе өмәсе һәм 6 шимбә өмәсе үткәрелде. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. 15 апрельдә Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узды. Бөтенроссия өмәсе 22 апрельдә оештырылды.

"Икеайлык тәмамланачак, әмма шәһәр территорияләрен тәртиптә тоту буенча көндәлек эш дәвам ителергә тиеш. Җәйге, җылы чор башланды, шуңа күрә территорияләрне җыештыру һәм чүп- чарны чыгару буенча төп эшне без барлык шәһәрдәшләребез көче, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр тырышлыгы белән лаеклы башкарып чыктык", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шулай ук Яр Чаллыда төрле экологик акцияләр узды, мәсәлән, «Хәтер бакчасы» буларак, аның кысаларында Галиәскар Камал бульварына агачлар утыртылды. Икеайлык чорында барлыгы 5 482 үсенте утыртылган, 27 чүплек юкка чыгарылган.

Дүшәмбе, 29 май 2023, 11:36