Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Җылылык челтәрләрен гидравлик сынаулар дәвам итә. Беренче этап 20 майда, планнан 4 көнгә иртәрәк уңышлы тәмамланды. Димәк, кайбер йортларга кайнар су бирү күпкә иртәрәк башланган. "Әгәр дә иртәрәк җайга салу мөмкинлеге бар икән, моны эшләргә кирәк. Мин күрәм, безнең җылылык челтәрләре предприятиесе бу яктан актив эшли. Без барыбыз да шуны аңлыйбыз: мондый эссе вакытта кайнар су бирүне минималь дәрәҗәдә чикләргә кирәк, әмма технологик яктан аны туктатып булмый", – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 23 майда опрессовкалауның икенче этабы башланды, план буенча ул 5 июньдә тәмамланырга тиеш.
Дүшәмбе, 29 май 2023, 11:56