Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия чик буе гаскәрләре оешуның 105 еллыгы уңаеннан Автозавод районы администрациясе чик буе хезмәтенең һәм ТР запас Чик сакчыларының Чаллы шәһәре буенча хәрби хәрәкәтләрендә катнашучыларның төбәк иҗтимагый оешмасы, Җиңү паркындагы «Заман» яшьләр үзәге белән берлектә «Ватан чик сакчыларына багышлана!» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. 

Чарада шәһәр администрациясе вәкилләре, чик буе гаскәрләре һәм хәрби-диңгез пехотасы ветераннары, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шәһәрдәшләребез һәм Чаллы кунаклары катнашты. 

Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов чаллылыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте: "Бу бәйрәм көнендә чик буе гаскәрләре ветераннарына тирән рәхмәт белдерәм, аларның тормышы безнең барыбыз өчен дә чын каһарманлык һәм батырлык үрнәге булып тора. Нәкъ менә чик сакчылары һәрвакытта да илнең төп иминлек саклаучылары булганнар, дошманның беренче һөҗүмнәрен үз җилкәләрендә кичергәннәр һәм еш кына үз гомерләре бәрабәренә, Ватанны яклаганнар". Бер минут тынлык белән үз илен, Ватанын яклап батырларча һәлак булганнарны искә алдылар. 

Паркка килүчеләр өчен музыкаль бүләк булып шәһәр учреждениеләренең солистлары һәм иҗади коллективлары чыгышлары тора. Бәйрәм программасында хәрби-спорт эстафетасы узды, анда Автозавод районы мәктәпләре укучылары катнашты. 

Спорт ярышларында катнашучыларга грамоталар, ә җиңүчегә чик сакчысы көне хөрмәтенә кубок тапшырылды. Бәйрәм программасы ахырында Менделеевск шәһәреннән «ВИВАТ ШУРАВИ» төркеме чыгыш ясады.

Якшәмбе, 28 май 2023, 15:18