Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйма Баһаветдин кызы Хөснуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Котлауларны һәм бүләкләрне Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Фатыйма Баһаветдин кызы ТАССРның Әгерҗе районы Исәнбай авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда кыр эшләрендә эшли. 1945 елда Чаллы районының Бигеш авылына күченә. 1953 елда Бөек Ватан сугышында катнашучы Хәкимулла Хөснулла улы Хөснуллинга кияүгә чыга. Ире белән бергә 3 бала үстерәләр, 3 оныгы бар. 2013 елда Яр Чаллыга күченә. 

Фатыйма Баһаветдин кызы Хөснуллина "Бөек Ватан сугышы ветераны тыл хезмәтчәне, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 30 май 2023, 09:49