Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы педагогия университетына 33 яшь тулды.Традиция буенча, үзенең туган көне хөрмәтенә университет «Студентлар Сабантуе» оештыра, ул барлык факультет студентларын бер майданда берләштерә. Университет каршындагы мәйданчыкта тантаналы ачылыш булды, ул «Шкырт» бию коллективының татар популяр көйләре астында чыгыш ясавы белән башланып китте. Университет ректоры Әлфинур Галиакберова бөтен коллективка бәйрәм кәефе һәм милли уеннарда актив катнашу теләде. Бәйрәм кунагы-физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов та сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул уку йорты ректорына ГТОның алтын билгесен тапшырды.

11 мәйданчыкта катнашучылар популяр ярышларда һәм һәркем яраткан бәйрәм уеннарында ярыштылар: аркан һәм таяк тарту, капчыклар белән көрәш, армрестлинг һәм башка гадәти булмаган биремнәр. Сабантуйның кульминациясе булып милли көрәш тора. Традиция буенча Сабантуй батырына тәкә тапшырдылар. Ул университет каршындагы индустриаль-педагогик көллияте студенты Риназ Мөхәммәтдиновка эләкте. 

Югары уку йортының туган көне уңаеннан тагын бер күңелле чара – «Яхшыларның яхшысын» бүләкләү тантанасы. Университетның проект, мәдәни-иҗади, спорт һәм иҗтимагый тормышында югары нәтиҗәләр күрсәткән студентларга ректорның исемле стипендияләре тапшырыла. Традиция буенча «Ел факультеты» номинациясендә җиңүче билгеләнде. Ул математика һәм информатика факультеты. Әлеге факультет активистлары бүләккә Санкт- Петербургка сәяхәт алдылар

Сишәмбе, 30 май 2023, 13:15