Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында коммуникацияләр буенча белгечләрне, дәүләт хезмәткәрләрен һәм ведомстволарның матбугат сәркатибләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм «Диалог», «Диалог регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмалары генераль директоры Владимир Табак актив эш алып бару һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен чара кунакларына рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырдылар.

Владимир Табак билгеләп үткәнчә, Татарстанны һәрвакыт мәгълүмат эшендә иң яхшы, алдынгы һәм заманча төбәкләрнең берсе буларак мисал итеп китерәләр һәм бөтен Россия буенча эш Республика тәҗрибәсенә таянып төзелә.

Ләйлә Фазлыева матбугат хезмәтләре эшенең мөһимлеген ассызыклады, чөнки нәкъ менә алар кискен ситуацияләрдә алгы сызыкта калалар.

Сишәмбе, 30 май 2023, 16:34