Мы в социальных сетях

"Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2023 елның апрель-май айларында төбәк башкалалары һәм Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде. Әлеге тикшеренү Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән партнерлыкта "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге тарафыннан үткәрелгән. Аның объектлары булып Россиянең 88 шәһәре мэрлары тора. Алар санына РФнең барлык субъектларын башкалалары җитәкчеләре керә, аларга биш эре финанс-икътисадый үзәк вәкилләре өстәлә: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти. Тикшеренү нигезендә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев унынчы урынны алды.

Чәршәмбе, 31 май 2023, 09:55