Табиблар искәртәләр: куркынычсыз тәмәке юк. Гадәти яки электрон тәмәке, вейп яки кальянның зыяны бер үк: тәмәке тартучылар һәрхәлдә агулы һәм канцероген матдәләр кулланалар. Ике фотоны күз алдына китерәбез: берсендә - 25 еллык стажы булган тәмәке тартучының үпкәсе, икенчесендә-15 ел тәмәке тарткан, аннары ташлаган ир- ат.
"Ренгенографияне яшьтәш ирләр узган. Аларга 50 яшь. Беренчесе, сулыш алуы кыен, 3 нче катка күтәрелә алмый, икенчесе – инде 5 ел илнең иң матур почмаклары буенча җәяү йөри" , - дип сөйләде Чаллы 5 нче поликлиникасының табиб-рентгенологы Рәмзил Гыйльметдинов. Бер пациент зарарлы гадәтеннән баш тарткан һәм хәзер тулы күкрәк белән сулый, икенчесе хроник бронхит, пневмосклероз, сулыш алу авырлыгы белән интегә, йөрәк ритмы бозылган.
Табиблар искәртүенчә: үпкә яман шеше, миокард инфаркты очракларының 80% тәмәке тартучыларга туры килә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 31 май 2023, 11:47