Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Учреждениегә 1978 елда нигез салынган һәм анда хәзерге вакытта 450 бала шогыльләнә. Ремонт эшләре вакытында балалар башка мәктәпләр базасына йөреп тора. Спорт мәктәбен яңартуга 65 миллион сум акча сарыф итү планлаштырыла, мәктәптә архитектура - төзелеш һәм электр-яктырту проектлаштыру буенча комплекслы эшләр башкарылачак. Хәзер бинаның стеналары һәм фасады өлешчә сүтелә, таяныч конструкцияләре яхшыртыла.

"Безнең мәктәп тарихка, гореф-гадәтләргә бай. Анда танылган волейболчылар, Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призерлары үз юлларын башлады, хәзер биредә яшь буын үзләренең иң яхшылары булуларын дәлилләп килә, - ди мәктәп директоры Светлана Комарова. - Без ремонтны озак көттек һәм быел республика капиталь ремонт программасына эләктек. Бу мөмкинлек өчен шәһәр һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә. 

Реконструкцияне Татарстан Республикасында спорт корылмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча "Безнең йорт" төзелеш компаниясе үткәрә.  Үз чиратында, бу программа «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектына керә.

"Проект буенча үзгәрешләр, шул исәптән конструкцияләрне ныгыту барлыкка килде, - дип билгеләп үтә «Синең йортың» ТК башкарма директоры Рубин Бадиков. - Хәзерге вакытта биредә эшләр бара. Октябрьгә кадәр файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Кайбер конструкцияләр җиңеләйтелгән, металл конструкцияләргә заказ бирелгән, сендвич-панельләр көтәбез. 1,5 айдан соң бина башкача кэренәчәк, икенче сулыш алачак". 

Чәршәмбе, 31 май 2023, 12:02