"Мәрхәмәт-Милосердие" Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә 2 июньдә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Хатын-кыз игътибары»телефон кайнар линиясен оештыра. Белгечләр мәгариф, белем бирү темасы буенча сорауларга җавап бирәчәк (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә, 1 һәм 10 сыйныфларга, урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә, җәйге ял оештыру мәсьәләләренә кагылышлы һ.б.). Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsАрр сораулар өчен).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 31 май 2023, 15:34