Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда махсус хәрби операция барышында әтиләрен югалткан балалар өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концерты узды. Номерлар белән шәһәрнең иҗади коллективлары һәм артистлары чыгыш ясады.

"Балаларны яклау көне - бу бәйрәм балаларыбыз безнең киләчәгебез булуын искәртеп тора.  Без алар өчен  яшибез һәм эшлибез, бәхетле һәм сәламәт булсыннар өчен дип тырышабыз. Балалар - безнең байлыгыбыз, матур шәһәребезнең, күпмилләтле республикабызның һәм бөек илебезнең киләчәге. Бүген, махсус хәрби операция барганда чорда, без ярдәм, кайгырту, игелек һәм мәхәббәтнең нәрсә аңлатканын аеруча ачык аңлыйбыз", – диде Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина.

Котлауларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин да кушылды. 

Геройларның балалары бәйрәмгә әниләре ,әбиләре һәм бабайлары белән бергә килгәннәр. Концерттан соң балаларга татлы бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды.

Чәршәмбе, 31 май 2023, 17:26