Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады, уку елы тәмамланды, дәреслекләр тапшырылды - алда җәйге каникуллар! Җәй көне балаларның ял итәргә генә түгел, эшкә урнашырга да мөмкинлекләре бар. Ел саен шәһәрнең ЗАГС идарәсенә 14-18 яшьлек укучылар эшкә килә.
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, идарә башлыгы Равилә Зарипова Тантаналар сарае буйлап бер ай буе биредә эшләячәк балаларга экскурсия үткәрде. Экскурсиядә укучылар идарә хезмәткәрләренең көндәлек эшләрендә нәрсә белән шөгыльләнүләрен, дәүләт органында нинди хезмәтләр алырга мөмкинлеген белделәр. Балалар тантаналы залларны, хезмәткәрләрнең эш кабинетларын һәм "ЗАГС йөрәге" идарәсе архивы белән таныштылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 1 июнь 2023, 17:32